Газетага язылу

«Авыл мәдәният хезмәткәре» программасына гаризалар кабул итү вакыты 10 августка кадәр озайтылды

Татарстан Республикасында «Авыл мәдәният хезмәткәре» («Земский работник культуры») программасы буенча гаризалар кабул итү вакыты 10 августка кадәр озайтылды. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме — 1 млн сум.

«Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы 2025 елда Россия Президенты йөкләмәсе белән «Авыл табибы» һәм «Авыл укытучысы» проектларының дәвамы буларак гамәлгә ашырыла башлады. Хәзер мәдәният хезмәткәрләре – китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, иҗат коллективлары җитәкчеләре, мәдәният йорты белгечләре, өстәмә белем бирү укытучылары да акчалата ярдәм ала.

Программа кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә кадрлар кытлыгын хәл итүгә юнәлдерелә. Узган ел программада 20 белгеч катнашкан. Алар шәһәр һәм авылларга кайтып эшкә урнашкан. Быел  исә программаны финанслау 50 миллион сумга кадәр арта. 

Программаның төп шарты: мәдәният өлкәсендә белгечлеге булган катнашучы үзе сайлап алган район, авыл яки шәһәр җирендә 5 ел эшләргә тиеш. 1 миллион сум күләмендә  акчалата ярдәмнән тыш, белгечләргә торак мәсьәләсен хәл итү буенча ярдәм дә күрсәтелә. Шулай ук, кагыйдә буларак, башка ярдәм программалары буенча шундый ук йөкләмәләр булмау таләп ителә. Хезмәт килешүе хезмәткәр инициативасы белән вакытыннан алда өзелгән очракта, компенсация түләве кире кайтарылырга тиеш.

Конкурста катнашу өчен гаризалар электрон почта аша кабул ителә: minkulttatarstan@yandex.ru

Барлык шартлар белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы бүлегендә танышырга мөмкин.

Программа «Кадрлар» илкүләм проектының максат һәм бурычларын тормышка ашыруга ярдәм итә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре