Авыл мәктәбендә агросыйныфлар ачылды

Бу уку елында Балтач районының Салавыч күп профильле лицеенда агросыйныфлар ачылды.

Авыл мәктәбендә агросыйныфлар ачылды
Гөлсинә Хәбибуллина

Рәсәй күләмендәге "Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү" милли проектының бер өлеше булган бу юнәлешкә кирәкле җиһазлар беркадәр соңарып кайтты. Нәтиҗәдә, әлеге сыйныфлар рәсми төстә шушы көннәрдә ачылды.

Моңа кадәр белемнәрен теория ягыннан ныгыткан укучылар, ниһаять, практик күнекмәләр өчен бик күп мөмкинлекләр бирүче махсус җиһазландырылган кабинетта шөгыльләнә алачак. Әлеге сыйныфларның ачылышы бәйрәм төсмере алды. Авыл җирлеге өчен мөһимлеге, көтелгән яңалык икәнлеге шуннан да күренә. Чарада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район җитәкчеләре, күпсанлы кунаклар катнашты. 

– Проектның максаты авыл хуҗалыгында инновацион яңалыкларны кулланырга сәләтле яшь кадрлар формалаштыру, аларга һөнәри юнәлеш бирү, киләчәктә агросәнәгать комплексын белемле, заманча технологияләр белән коралланган,  әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү. Менә шул ягы белән, киләчәккә эшләве белән дә безнең игътибарны җәлеп итте, кызыксындырды ул. Бу сыйныфларда укучылар безнең дәвамчылар булыр, туган төбәкләренең чын патриотлары, төп резервы булырлар дип ышанам, - диде әлеге чарада чыгыш ясап, район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Бу сыйныфларда физика, химия, биология, математика фәннәре тирәнтен, юнәлешле өйрәтеләчәк.
Әлеге проектның матди иганәчесе җирлектәге "Татарстан" хуҗалыгы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре