Безнең урамда су юк. Гомеребез буе суны чишмәдән ташыйбыз. Күпләр бу хәлдән туеп, кое казытты. Кемдер чишмәгә бара. Авыл башында яңа башня да төзеп куйганнар иде. Тик аннан файда юк. Суы килми. Җәен дә, кышын да сусыз читен. Безнең авылда су булырмы икән ул?
Чистай районы, Яуширмә авылы халкы.
Әлеге сорау белән танышкач, без бу авыл кешеләренә дә шалтыратып белештек. Зарланучылар күп булып чыкты. Полевой урамында яшәүчеләргә дә су килми. Алар түрәләрнең үзләренә булган мөнәсәбәтеннән дә зарлана. Районнан җитәкчеләр килеп отчет-сайлау җыелышы уздырганда, халыкка сүз дә биреп тормыйлар, диләр. Билгеле сәбәпләр аркасында, авыл халкы исемнәрен күрсәтмәүне сорый. Әнә бер ханым бу авылга 35 ел элек килен булып төшкән. Су ул чакта да булмаган инде. Икенчесе аптырагач, кое казыткан. Чәй куярга дигән суны чишмәгә барып ала икән.
Фикерләрне тыңлагач, Яуширмә авыл җирлеге башлыгы Лилия Гәрәева белән дә элемтәгә кердек.
– Яуширмәнең ике иң авыр проблемасы бар – берсе юлсызлык, икенчесе – сусызлык. Үземнең бу авылга килен булып төшкәнемә 34 ел булды. Шулчакта да су юк иде. Мәктәп урамында яшибез. Өйгә су килсә дә, эчәрлек түгел. Бу проблеманы район хакимиятендәгеләр дә белә, – ди ул. – Авыл эчендә суны гел казытып торабыз. Әмма ул известьлы. Шунлыктан торбалар тыгыла. Яхшы сыйфатлы суны авылдан 4-5 чакрым җирдә табучылар булды. Халык суны шуннан китерүне сорый. Әмма ул чыгымлы. Суга дип бирелгән акча, бу очракта ут баганалары куярга гына да китеп бетәчәк. Әле су юлында пай җирләре урнашкан. Насосы ватылса, күпме хезмәт һәм акча кирәк булачак. “Чиста су” программасы нигезендә былтыр эш башланган иде. Тик казучылар бераз эшләүгә начар суга юлыкты. Чишмәләр белән шул ук хәл. Бер чишмәдән су ала башлаган идек. Бер ел әйбәт кенә акты да, чишмә юлын үзгәртте. Хәзер су юк. Яңа башня ташып утыра, әмма өйгә су килми. Гаеп – линияләрдә. Өйгә су килмәү барыбыз өчен дә уңайсыз һәм авыр хәл. Кулдан килгәнне эшләп карыйбыз, тик җае табылмый. Инде авыл халкы сусыз калган чишмәне әллә җыелып җыештырып карыйкмы дип тә әйтә. Нишләп бетәрбез, белгән юк. Тик без эшне туктатамыйбыз. Чиста су бөтенебезгә дә кирәк бит.
Фото: pixabay.com
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез