Традиция буенча, Марат Җәббаров еллык утырышта авыл хуҗалыгы буенча районнар исемлеген тәкъдим итте. Ул аларның терлекчелектәге, игенчелектәге һәм икътисадтагы күрсәткечләреннән чыгып төзелә. Монда бер гектардан алынган уңыш та, 1 гектар сөрүлек җиреннән алынган керем дә, уртача хезмәт хакы да, продукциянең тулаем күләме дә исәпкә алына.
- Исемлек артында баручылар йөз төрле сәбәп табарга мөмкиннәр, ләкин сүз сөйләгәнче, көн саен кулга тотып эшләү күпкә яхшырак булыр. Кайбер районнар инде берничә ел рейтингның хәтта бер баскычына да күтәрелә алмыйлар. Уртада йөрүчеләр шулай ук үзләренә югарырак бурычлар куеп эшли алалар, - диде Марат Җәббаров.
Шулай итеп, инде икенче ел рәттән Кукмара районы алдынгылыкны бирми. Тукай, Әтнә, Балтач, Мамадыш, Бөгелмә, Тәтеш, Актаныш, Яшел Үзән, Алабуга районнары беренче унлыкка керә. Ә аутсайдерлар - Баулы, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Нурлат, Сарман, Спасс, Югары Ослан, Әлмәт, Ютазы, Алексеевск районнары.
Министр кайбер районнарны узган еллар белән чагыштырып та күрсәтте. Әйтик, 2020 елда исемлектә 18 нче урында булган Сарман районы узган ел 39га тәгәрәгән. Нурлат та 22 нче баскычтан 40ка төшеп утырган. Дүрт ел элек 15 нче урында булган Зәй узган ел 32гә калган. Баулы - 29дан 43кә, Балык Бистәсе 32дән 41гә тәгәрәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез