Татарстанда 12 көн ярминкәдә шәһәр халкы 1,1 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ярминкәләргә барлыгы 6,4 мең тоннадан артык яшелчә, шул исәптән 3,9 мең тонна бәрәңге, шулай ук 238,3 тонна үлчәүле сөт, 715,5 тонна шикәр комы, 1,6 миллион данәдән артык тавык йомыркасы, 865,7 тонна ит китерелде», – диелә министрлык хәбәрендә.
Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 13 сентябрьдән бирле Казанның - 14, Чаллының – ике, Яшел Үзән районының - ике, Түбән Кама районының өч мәйданчыгында, шулай ук башка муниципаль районнарда уза.
Ярминкәләр җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында элемтәне ныгыта, авыл хуҗалыгы үсешенә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга булыша, бу «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 28 декабрьгә кадәр эшләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез