Авыл хуҗалыгы министрлыгы ипигә бәя арту турындагы хәбәргә җавап бирде

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 1 марттан ипи бәясе арту турындагы хәбәрләргә аңлатма бирделәр. Министрлыкта белдерүләренчә, республикада бәяне арттырмау өчен чаралар күрелә.

Билгеле булганча, республикада “социаль икмәк” җитештерүчеләргә компенсация каралган. “Аны 6 сумга кадәр арттыру турында карар кабул ителде. Моның өчен республика бюджетыннан 300 млн сум тирәсе акча бүленгән. Безнең министрлык һәм икмәк-күмәч җитештерү тармагының эре предприятиеләре арасында аерым төр икмәкләргә бәяләрне арттырмау турында килешү төзелде», – дип сөйләгән министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Валентин Спичков “Вести Татарстан” хәбәрчесенә.

Республика буенча монополиягә каршы хезмәт идарәсе шулай ук җитештерүчеләрне һәм сатучыларны тикшерү өчен әлегә нигез булмавын белдергән.

Сүз уңаеннан, 2024 елда Россиядә югары сортлы бодай онының бәясе якынча 22 процентка, арыш оныныкы 40 процентка арткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре