Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Буа районында булды. Бу хакта «Байрак» газетасы яза.
Министр Буа районында көзге бодай һәм шикәр чөгендере кырларын карап чыкты, «Авангард» җәмгыятендә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Кырларда механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм Буа муниципаль районы фермерлары белән очрашу узды.
Министр авыл хезмәтчәннәренә актив хезмәтләре һәм районның агросәнәгать комплексында яхшы күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез