Газетага язылу

Авыл зиратын түләүле итеп буламы?

«Безнең авылга гел читтән кеше алып кайтып җирлиләр. Шәһәр җирендә җир кыйммәт, кешене соңгы юлга озату да бик чыгымлы. Авылда җирлиләр дә шәһәрләренә китеп баралар. Мин моны дөрес түгел дип уйлыйм. Нигә авыл зиратларындагы урын өчен билгеле бер күләмдә акча түләтмиләр? Бу акча мулланың хезмәтен бәяләргә, мәчет чыгымнары, төрле дини бәйрәм, зиратны карап тору өчен тотылыр иде. Бу хакта дин әһелләре ни уйлый икән?» – дип сораган Кукмарадан укучыбыз Ренат Кадимов.

Җәлил Фазлыев, Татарстанның баш казые:

Мондый мәсьәләне «Ватаным Татарстан» да, мин дә хәл итмим. Шушы җирлектә яшәүчеләр үзләре карар чыгарырга тиеш. Мәчеткә җыелышкач, килешенеп, бер сумма билгеләргә мөмкин. Кайбер районнарда шулай эшлиләр дә инде. Тиздән Гает җитә. Менә шул вакытта фикерләшеп, читтән алып кайтып авыл зиратына җирләнүчеләргә карата таләпләр кертергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре