Свердловск өлкәсенең Горный щит авылында коточкыч янгын дүрт кешенең гомерен өзгән. Янгын корбаннары арасында өч бала да бар, дип хәбәр итте төбәк прокуратурасы.
Тагын дүрт зыян күрүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бигрәк тә бер бала җитди зыян күргән - аның тән өслегенең 60% ы пешкән. Зыян күрүчеләр табиблар күзәтүе астында.
Тикшерү органнары һәлакәт урынында эшли, фаҗига шартларын ачыклана. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның бер сәбәбе - өйдәге электрүткәргечнең төзек булмавы.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез