Авылда куркыныч чир ачыклану сәбәпле, ферманы һәм сөтчелек цехын япканнар

Роспотребнадзор Балык Бистәсе районында мөгезле эре терлектә бруцеллез авыруының табылуы сәбәпле, ферманы һәм сөтчелек цехын япкан. Бу хакта “Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Роспотребнадзорның Лаеш территориаль бүлеге “Бариев Р.Г.” һәм “Кама-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыкларына санитария-эпидемиологик тикшерү уздырган. Тикшерү санитария нормаларын тупас бозуны: бүлмәләрнең пычрак-каралмаган булуын, хезмәткәрләргә шәхси гигиена өчен шартлар тудырылмавын, хәтәр хезмәт шартларына контрольлек урнаштырылмавын, хезмәткәрләрнең медицина тикшерүен тиешенчә узмаган килеш кенә эшләвен ачыклаган.
Тикшерү нәтиҗәсендә Сабакаево авылында сөтчелек цехына һәм Олы Елгада фермага йозак элгәннәр. Суд аларны 90 тәүлеккә ябу турында карар чыгарган. Өстәвенә бер хезмәткәрнең бруцеллез йоктыруы ачыкланган. Ул хастаханәдә дәвалана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре