Газетага язылу

Авылга күчеп килгән табиблар өчен компенсация түләүне дәвам итәчәкләр

Татарстанда авылларга һәм халкы 50 меңнән артмаган шәһәрләргә күчеп килгән табибларга компенсация түләүне дәвам итәчәкләр. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Түләүне алу хокукына РФ гражданнары булган һәм максатчан килешү буенча бурычлары булмаган табиблар, фельдшерлар, акушерлар һәм шәфкать туташлары ия. Табибларга - 1 миллион, фельдшерларга һәм акушеркаларга 0,5 миллион сум түләнә. Барып җитүе кыен булган территориягә күченгәндә әлеге сумма 1,5 миллион һәм 750 мең сумга кадәр арта.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына компенсацияләр түләү өчен тагын 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән инде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре