2024 елда авыл җирлегендә яшәүче 59 998 әби-бабай диспансеризация узу, прививка ясату кебек медицина процедуралары үткәрү өчен районнар хастаханәләренә китерелгән. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә караганда, өлкән буын вәкилләрен 2019 елдан бирле “Демография” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысасында федераль бюджет средстволары хисабына сатып алынган махсус машиналарда хастаханәләргә китерәләр. Аларны халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре белгечләре озатып йөри.
Проект өлкән буын вәкилләренең хәл-әхвәлләрен яхшырту, гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Даими медицина тикшеренүләре, чирне алдан ук ачыклап, дәвалануны вакытында башлап җибәрү мөмкинлеге бирә.
Шул рәвешле 2019 елдан 2024 елга кадәр республиканың районнар хастаханәләренә авыллардан барлыгы 327 238 әби-бабай хастаханәләргә китерелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез