Газетага язылу

Авылларда урып-җыюга әзерлекне тикшерәләр

Авыл хуҗалыгы шундый тармак инде: анда бер эшне дә чиратка куярга ярамый. Чөнки хуҗалыкларда бара торган вакытлы кампанияләр берсенә-берсе нык бәйләнгән.

Авылларда урып-җыюга әзерлекне тикшерәләр

Бөтенесе үз вакытында, кичектерелми үтәлсә генә гомуми яхшы нәтиҗәләргә өметләнеп була. Шуңа да кыш уртасында – язгы кыр эшләренә әзерлек, чәчү чорында – терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техникаларның төзеклеге, хәзер инде, терлек азыгы әзерләү чорында урып-җыюда катнашасы техникаларның, амбар хуҗалыкларының торышы тикшерелә.
Бу көннәрдә Балтач районында шундый комиссия беренче хуҗалыкка рейд үткәрде инде. Мондый тикшерүләрдә район белгечләреннән тыш ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан да вәкилләр катнашу гадәти хәл. Бу юлы районга министр урынбасары Ленар Гарипов килеп, әлеге рейд үткән «Татарстан», «Дуслык», «Маяк» хуҗалыклары игенчеләренең әзерлегенә югары бәя бирә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре