Авылыбызда җирлек башлыгы юк. Хуҗа кирәк бит инде. Күрше Лельвиж авылында 140 хуҗалык кына. Икебезне бергә кушып, аларның хуҗасын рәис итеп куйсыннар иде.
Илдар Хәсәнов. Кукмара районының Чура авылы
Равия Кәримуллина, Кукмара районы башлыгы киңәшчесе:
– Ике җирлекне болай гына кушып булмый. Аның өчен референдум уздырырга кирәк. Аның аерым таләпләре бар. Әлегә Чура авылында авыл советы сәркатибе вакытлыча җитәкче эшләрен башкара. Без бирегә җирлек башлыгы кирәклеген беләбез. Озакламый булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез