Татарстанның атказанган җырчысы Дәниф Шәрәфетдинов каты авыруы сәбәпле, сәхнәләрдә күренмәде. Ниһаять, ул туган ягы – Актаныш районы Киров авылында узган «Авыл көне»ндә чыгыш ясаган.
Аның чыгышыннан видеоны социаль челтәрләрдә баянчы Илдус Һадиев урнаштырды. Җырчыны халык сагынган, аны алкышларга күмгәннәр.
20ләп операция кичергән җырчы чигенмәс Бехтеров авыруы белән көрәшә.
Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар да әтисе юлын сайлады. Ул Россия Мәдәният министрлыгының Федор Шаляпин исемендәге стипендиягә лаек булган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез