Социаль фондның Татарстандагы бүлеге узган ел авырып эшкә бара алмаган кешеләргә 550 мең тапкыр акча күчергән. Моның өчен 15 миллиард сум юлланган.
Мондый түләүләрнең күләме, закондагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә артып, быелдан көненә 5 673,97 сумга кадәр җитә. Исегезгә төшерәбез: «больничный» соңгы ике елдагы уртача хезмәт хакыннан һәм эш стажыннан чыгып исәпләнелә. Стаж 8 елдан артыграк булса – хезмәт хакының 100 проценты, 5–8 ел булса – 80 проценты, 5 елдан кимрәк булса, 60 проценты күләмендә түләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез