Газетага язылу

«Ахирәтем иремнең сөяркәсе иде»: Татарстанда бер хатын-кыз тәрәзәдән егылып һәлак булган

Түбән Камада озак еллар буе сөяркәсен кимсетеп, кыйнап яшәгән ир-атны бер ел да ике айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Хатын-кыз соңыннан тәрәздән егылып һәлак булган.

Бу хакта “KazanFirst” шәһәр суды сайтындагы мәгълүматларга таянып яза.

Суд материалларына караганда, фаҗига җыештыручы булып эшләүче хатын-кызның бүлмәсендә (өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә яшәгән) килеп чыккан. Аның гаиләле сөяркәсе булган. Шул ук вакытта законлы хатыны иренең башка хатын-кыз белән  йөрүен белгән. Өчәүләшеп, бер-берсенә кунакка да йөрешкәннәр. Күршеләре бу хәлне күреп-белеп торган. Алар әйтүенчә, болар, өч дус, еш кына кәеф-сафа корган, шуңа күрә аларның торагы ызгыш-талаштан тынып тормаган.

Мондый “бәйрәмнәрдән” соң сөяркәнең битендә күгәргән, тырналган эзләр дә булган. Күршеләре аны нәкъ менә теге ир-ат кыйнаганлыгын раслаган. Әмма соңрак ирнең хатыны суд утырышында әйтүенчә, бервакыт ул үзе дә иренең сөяркәсен кыйнаган. Әмма, ничек кенә сәер тоелмасын, бу хәл хатын-кызларга дус яшәргә комачауламаган.   Көннәрнең берсендә 3 дус чираттагы тапкыр сөяркәнең бүлмәсенә җыелган. Кәеф-сафадан соң шешәдәшләр йокларга яткан. Иртән ир сөяркәсе белән эт ияртеп урамга чыгып киткән. Шуннан кибеткә сугылып, болар тагынбер шешә белән кайтып кергән. Янә өстәл янына утырышканнар. Бүлмә хуҗабикәсе, тәмәке тартырга дип тәрәзә төбенә менеп утырган. Кәрнизгә тотынып, тәмәке көйрәткән, тәрәзә ачык булган. Урамда моны күреп, “112” номерына шалтыратканнар.

Әмма махсус хезмәтләр килеп җиткәнче, ул тәрәзәдән егылган. “Ашыгыч ярдәм” медиклары зыян күрүчене хастаханәгә озаткан, ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Суд утырышында ирле-хатынлы икесе дә сөяркәне тәрәзәне ыргытмауларын дәлилләргә маташкан. Ул гына да түгел, имештер, киресенчә, аны кул-аякларыннан тотып бүлмәгә сөйрәп кертергә маташканнар. Шул ук вакытта, документларга караганда, хатын-кыз тәрәзәдән егылып төшкәч, тегеләр полиция хезмәткәрләренә ишекне ачмаган. Аларга шул 3 бүлмәле фатирның берсендә яшәүче хатын-кыз тегеләрнең бүлмәсенә үтеп керергә ярдәм иткән. Хатын-кыз үлгәннән соң хокук саклау органнары үтерү һәм кыйнау маддәләре буенча җинаять эше кузгаткан. Ир-атны тоткарлаганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре