Украинадагы низаг агымдагы елда тәмамланачак. Мондый фикерне «Ахмат» спецназы командиры Апти Алаудинов белдерде, дип яза «Татар-информ».
«Мин дә сугыш быел, һичшиксез, тәмамланачак, дип уйлыйм», - диде Алаудинов Украина хәрби әсирләре белән аралашу вакытында. Сөйләшүнең язмасын Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровтелеграм-каналында урнаштырган.
Моңарчы РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, Россия ягы Киев режимы башлыгы Владимир Зеленскийны дәүләтнең легитим башлыгы дип санамый, әмма низагны җайга салу турында сөйләшүләр алып барырга әзер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез