Әхмәтшин белән Мәһдиев СВО зонасына өч «УАЗ», квадроцикл һәм алты мотоцикл илтте

Татарстан делегациясе махсус хәрби операция зонасына чираттагы шефлык ярдәме партиясен китерде. Аны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм республиканың Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов алып барды, дип хәбәр итә Татар-информ Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Ярдәм партиясен формалаштыруда шулай ук делегация составына кергән эшмәкәрләр Рөстәм Гатауллин («Барсмед» компаниясе җитәкчесе) һәм Рафаэль Фаизов катнашты. Тәм-томнар салынган машинаны хәрбиләргә Сейран Курбетдинов («Тимоша» компаниясе хуҗасы) җибәргән.

Татарстан делегациясе әгъзалары «Төньяк» гаскәрләре группировкасы хәрбиләре белән очрашты. Аларга биш йөк автомобилендә махсус техника, беренчел кирәк-яраклар һәм азык-төлек китерелде.

Моннан тыш, делегация сугышчыларга өч «УАЗ» автомобиле, квадроцикл һәм алты мотоцикл тапшырды.

Равил Әхмәтшин алдынгы хәрби хезмәткәрләргә, алар арасында татарстанлылар да бар, «Армия генералы М.Ә. Гәрәевка 100 ел» истәлекле медальләре, мактау грамоталары, бүләкләр һәм сәгатьләр тапшырды.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезедә, республикада контракт төзегән кешеләргә бер тапкыр түләнгән акча күләме 1,5 миллион сумга кадәр җитә. Тулырак мәгълүматны 8 (800) 222-59-00, 117 номерына шалтыратып яки heroes-tatarstan.ru сайтына кереп белешергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре