Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов аз керемле гаиләләргә бердәм пособие түләүне балалары 18 яшькә җиткәнче озайту тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта “ТАСС” яза.
Документка аңлатма язуында болай диелгән: “Бердәм пособиенең гамәлдә булу өлкәсен киңәйтергә һәм аны аз керемле гаиләләрнең балаларына 18 яшькә кадәр бирергә кирәк дип уйлыйбыз”.
Хәзер исә, гамәлдәге закон буенча, мондый түләүләр бала 17 яшькә җиткәч туктатыла.
“2023 елның 1 гыйнварыннан 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә, шулай ук йөклелекнең иртәнге срогында медицина оешмаларында учетка баскан йөкле хатын-кызларга айлык пособие кертелде. 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен бердәм пособие – җан башына туры килә торган кереме төбәктә бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чарасы ул”, – дип искәртеп үтелгән аңлатма язуында.
Тәкъдим мохтаҗ гаиләләргә ярдәм чарасын көчәйтүгә һәм балигълык яшенә җиткәнче балаларның социаль иминлеген кайгыртуга юнәлдерелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез