Газетага язылу

Азат Фазлыевны "югалтканнар". Татар эстрадасында бу беренче очрак түгел

Кичә җырчы Азат Фазлыевның гаиләсендә зур югалту, дип язган идек. Аның әтисе үлгән. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрендә язып чыкты. Ә бүген аның кайгысын уртаклашырга теләүче язылучылар Азатны югалткан. Берсе хәтта: "Бу бәндә ни өчен мине ябып куйгандыр, белмим", дип язган.

Моңа Азатның тормыш иптәше Алсу ачыклык керткән: "Аңлашылмаучанлыклар булмасын өчен язам - Азатның сәхифәсен заблокировали".

Шунысын искәртик, татар эстрадасы җырчылары арасында бу беренче генә очрак түгел. Күптән түгел Инстаграм*да Зөлфирә Шәйдуллина, алып баручы Айгөл Хәйруллинаның аккаунтлары ябылды. Белгечләр моны ВПН белән бәйли: "Бушлай кулланыла торган кушымталар аша сезнең бар мәгълүматыгызга юл табалар" дип искәртә алар.

*Меtа (“Фейсбук” һәм “Инстаграм” социаль челтәрләре) эшчәнлеге Россиядә экстремистлык эшчәнлек буларак танылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре