«Билгеләнү кадрлар үзгәрешенең бер өлеше булды: Азат Җиһаншин вазифасында Александр Шадриковны алмаштырды, ул бүгеннән федераль ведомствоның төп бүлекчәләренең берсе – РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгының Су ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры вазифасына кереште», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Азат Җиһаншин элегрәк экология мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнгән иде. Ул Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе һәм ТР Дәүләт Советының профильле комитеты әгъзасы иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез