Министр үзе Анапада. Ул балаларны каршы алу һәм кабул итү эшләрен оештырган. Балалар ризык белән тәэмин ителгән, юлда ял итү һәм ашау өчен тукталышлар булган.
«Җәйге сезонның иң кызган чагында берьюлы 550 кешене кабул итәргә ризалашкан база җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез. Без база җитәкчелеге белән бергә балаларның туклану сыйфатын, яшәү шартларын, иминлеген, ял итү программасын контрольдә тотабыз. Хөрмәтле ата-аналар! Сезнең борчылуыгызны аңлыйбыз, барлык хатларыгызны укыйбыз, һәр проблеманы хәл итәбез. Мин үзем лагерь территориясендә, яшәү шартларын үз күзләрем белән күрәм һәм балаларыгызның имин шартларда булуы турында хәбәр итәм», – дип хәбәр итте Азат Кадыйров.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез