Азнакай районында йөз чакрымнан артыграк юл куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми

“Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясенең XIX съездында Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин юллар мәсьәләсен күтәрде. Аның сүзләренчә, 600 км ераклыктагы юлларның 100 км дан артыграгы норматив куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми.

- Төбәк һәм федераль юлларны төзү һәм төзекләндерү өчен безнең районнан ел буе зур йөк техникасының ком-таш ташулары аркасында юллар начарланды. Юлларны ремонтлау буенча республика программаларын формалаштырганда, инертлы (ком-таш) материаллар алып китүче районнарга финанслауның лимитларын арттыру мөмкинлеген карауны һәм шәһәр тибындагы бистәләр өчен юллар төзелешенә һәм төзекләндерүгә аерым өстәмә финанслау кертүне сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка.
Ул шулай ук урам юл челтәрләрен карап тоту нормативларын үзгәртүне дә сорады. Марсель Шәйдуллин сүзләренчә, нормативлар 2015 елдан бирле кире каралмаган.

- Күп кенә җирлекләр юлларны кардан чистартуга каралган акчаларны ике-өч ай эчендә тотып бетерә. Аннан соң башка чыганаклар хисабына, шул исәптән халык акчаларына карап тоталар, - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре