Азнакай районының Сәпәй авылындагы буада озакка сузылган яңгырлар нәтиҗәсендә су дәрәҗәсе сизелерлек күтәрелгән. Бу хакта район башлыгы Марсель Шәйдуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, буада су гадәттәгедән югарырак күтәрелү сәбәпле, дамбада катлаулы хәл барлыкка килгән. Вәзгыятьне тотрыклыландыру өчен нефтьчеләр техника белән ярдәм күрсәткән.
Хәзерге вакытта урынга профильле хезмәтләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре җәлеп ителгән. Су басу нәтиҗәләрен бетерү эшләре алып барыла, тәүлек буе мониторинг оештырылган.
Район җитәкчелеге белдергәнчә, хәл контрольдә һәм идарә ителә торган булып кала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез