Азнакайның 1 нче “Кыңгырау” балалар бакчасында өйрәнүләр узды.
"Иң мөһиме – югалып калмаска, – ди бакча мөдире Раушания Сәхбетдинова. – Хезмәткәрләрнең белемнәре һәм осталыклары бар, чөнки бездә әледән-әле планлы инструктажлар үткәрелеп тора".
Мондый чаралар балалар бакчаларында елга ике тапкыр үткәрәләр. Шундый ук өйрәнүләр мәктәпләрдә, сәүдә үзәкләрендә, сырхауханәләрдә дә оештырыла.
"Мондый өйрәнүләр барышында без эвакуация юлын ничек дөрес табарга икәнлеген өйрәтәбез. Кисәтүләр дә күбрәк тәкъдим итү, аңлату характерында", – ди Азнакай районының янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы Рөстәм Хәйруллин.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/21/193952/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез