Хатын-кызларның берсе әтисенә “Ашыгыч ярдәм” чакыртуын сорап шалтыратырга өлгергән.
Азнакайда, ике хатын-кыз һәм дүрт баланың (берсе – яңа туган сабый) сөрем газыннан агулануы сәбәпле (“иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү” маддәсе буенча), җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстанның Тикшерү комитеты хәбәр итә.
– Хәзер тикшерүчеләр килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау белән мәшгуль, дип билгеләп үтелгән ведомство хәбәрендә.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, бер ханым балалары белән апасына ( кунакка килгән. Тегесенең дә нәни балалары бар икән. Берникадәр вакыт узгач, балаларның сулышы кысыла башлаган. Хатын-кызларның берсе, эшнең нәрсәдә икәнен чамалап, “Ашыгыч ярдәм” чакыртуын сорап әтисенә шалтыраткан. Медиклар тиз генә килеп иткән һәм зыян күрүчеләрнең барысын да хастаханәгә озаткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез