Азрак авырыйбыз: грипп һәм ОРВИ йоктыруның 10,1 мең очрагы теркәлгән

Республикада 13–19 октябрь аралыгында грипп һәм ОРВИ йоктыруның 10,1 мең очрагы теркәлгән. Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, аңа кадәрге атна белән чагыштырганда, чирләүчеләр саны 14,4 процентка кимегән. Исегезгә төшерәбез: 6 октябрьдән 12 сенә кадәр 11,8 мең чир очрагы ачыкланган булган.

Чирләүчеләрнең кимүе олылар гына түгел, балалар арасында да күзәтелә.

Гриппка каршы вакцинация кампаниясе дәвам итә. Аның кысасында республикада 1 миллионнан артыграк кешегә прививка ясалган инде. Халыкның гомуми санының 34,4 проценты бу. Идарәдә билгеләп үтелгәнчә, прививкадан соң иммунитет бер ел чамасы саклана. Шуңа күрә инфекциягә каршы тору өчен, һәр ел саен вакцинация узу мөһим.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре