Азык-төлек склады янган

Башкортстанның Иглин районында 700 квадрат метр чамасы мәйданда азык-төлек склады янган, бина өлешчә җимерелгән. Бу хакта РИА Новостига Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Акбирзе авылында Газпром урамында 700 квадрат метр мәйданда азык-төлек склады яна", - диде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, бина конструкциясенең бер өлеше җимерелгән. Янгын турында мәгълүмат ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

янгын Башкортостан

Көн хәбәре