Федераль матбугат ил икътисадының кризиска батып баруын раслаган материалларны мул бирә. Төп газеталар сайтларының дүшәмбе материалларын карыйк. Баш исемнәр үк хәлнең катлаулы булуын кычкырып тора: «Промышленность теряет былой экономический оптимизм», «Бюджет России рискует недосчитаться нефтедоходов», «Рынок труда растерял оптимизм», «Эксперты ЦМАКП предложили заморозить цены на социально-значимые продукты»… Исемлекне дәвам итәргә була.
Үткән атнада Евросоюз бик авырлык белән булса да санкцияләрнең 18 нче пакетын кабул итте. Пакетта Россия нефтенең «түшәм бәя»сен 47,5 долларга кадәр төшерү турында пункт бар. Белгечләр, менә шул бер пункт ил бюджетында 1,5 триллион сум акча югалтуга китерер, диләр.
Март ахырында без «Ватаным Татарстан»да «Илдә кискен азык-төлек кризисы өлгереп килә» дигән язма биргән һәм: «Хөкүмәтнең социаль блогы киеренкелекне йомшарту өчен ике генә юл сайлый ала: а) карточка системасы кертү, б) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен мул субсидияләү», – дигән фикер әйткән идек.
Дүрт айдан соң безнең фаразның хаклыгын ЦМАКП – макроикътисадый анализ һәм кыска сроклы фаразлау үзәге белгечләре раслый: азык-төлек инфляциясенең уртача инфляцияне узып алга ыргылуын әйтәләр, социаль әһәмиткә ия азык-төлек бәяләрен туңдыру идеясен байрак итеп күтәрәләр.
ЦМАКП – рәсми оешма, ләкин ул гадәттә объективлыкка якын торган фаразлар бирә: фанфаралар какмый, күз буяулар белән мавыкмый. Рәсми аналитикларның бәяләрне туңдыру идеясен икътисадчы белгечләр хупламый. Товар дефицитын, сыйфатның түбәнәюен, күләгәдәге базар пәйда булачагын, коррупция очраклары артачагын әйтәләр. Без март аенда ук әйттек мондый сценарийны: «Бәяләрне тышауларга тырышсаң, дефицит башланачак», – дидек.
Россиядә азык-төлек кризисының кызык бер үсеше күзәтелә бит әле: йомырка бәясе төшә. Бу күтәрелүгә караганда да куркынычрак. Йомырка җитештерүчеләр тавыкларның баш санын кискен киметә башлады, бу киләчәктә зур тетрәү вәгъдә итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез