– Сез янына барып, язып чыккан Сәүбән бакыйлыкка күчте. Дөнья газабыннан котылды. Җир куенына салгач, яңгыр явып үтте. Изге кеше икән, диештеләр. Дөрестән дә, кеше белән әрләшмәде, хәмер
капмады, тәмәке тартмады. Бөтен эше баянда уйнау, җырлау булды. Ничек бар, шуңа канәгать яшәде, – диде туганы. – Балаларына рәхмәт! Әтиләрен карадылар, матур итеп соңгы юлга озаттылар.
Сәүбән абыйның урыны оҗмахта булсын!
Сәүбән Закиров турында язманы биредә укый аласыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез