Россиядә дөньяның башка илләрендә күзәтелгән зур финанс давылы якынлаша. Ул реаль инфляциянең рәсми инфляциядән берничә тапкыр артыккарак үсүе рәвешендә барачак. Рәсми статистика 7–8 процентлык инфляция үлчәр, бәяләр исә аннан куәтлерәк үсәр.
Андый вазгыять кызыклы метаморфозалар тудыра. АвтоВАЗ җитәкчелеге, мәсәлән, Lada автомобильләренә бәяләрнең үсүе – чынлыкта бәя төшү ул, дигән сәер белдерү ясады. Янәсе, автомобиль бәяләре инфляциягә караганда акрынрак үсә. Бу җәһәттән караганда, йомырка һәм атланмай бәясе үсешен дә аларның арзанаюы дип бәяләп була. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе, 2025 елда реаль инфляция йөз, хәтта өч йөз процентка кадәр җитәчәк, дип белдерә. Төп ставка да кызу адымнар белән күтәрелер. Ышаныгыз: автор хәлләрнең чын торышын белә. Бәяләрне тышауларга һәм авызлыкларга тырышу товарларның юкка чыгаруына китерәчәк.
Күп кенә телеграм-каналлар Россия төбәкләрендә физиологик эретмә (физраствор) юкка чыгуын хәбәр итәләр. Аны җитештерү өчен инновацион технологияләр таләп ителми. Дистилляцияләнгән суга гап-гади аш тозы кушып ясала. Эретмә дефициты аның бәясе түбән булуга бәйле. Сату бәясе җитештерү һәм ташу чыгымнарын капламый, кыскасы. Мондый «сальто»ны теләсә кайсы товар ясый ала. Бу уңайдан совет чорын сагынучыларны сөендерә алабыз: Калининград өлкәсе губернаторы Алексей Беспрозванных үз төбәгендә азык-төлек талоннары кертергә вәгъдә итә һәм башлангычын бар Россиягә таратырга чакыра. Дәүләт Думасының Финанс базарлары комитеты җитәкчесе Аксаков идеяне хуплады.
Саклык банкы 2025 елда яңа төзелешләр булмас дип вәгъдә итә. Гаҗәп түгел, чөнки ипотека базары җимерелеп килә. Өстенлекле ипотека алучылар арасында да бурычларын түли алмаучылар саны арта. Тугыз ай эчендә түләнмәгән ипотека кредитлары күләме 41 процентка үскән. ЯНАОда үсеш – 18 тапкыр, Магадан өлкәсендә – 1400, Дагыстанда – 1214, безнең күрше Мари Элда – 1200 процент. Түләнмәгән әҗәтләр мондый прогрессия белән үскәндә, ничек яңаны төзисең? Өстенлекле ипотекага кызыгып, түли алмаучылар да фатир алган.
Илдә 12 миллионлап кеше 16 мең сумнан кимрәк акчага яши, ди Росстат. Бу – фәкыйрьлек чиге. Сораштырулар исә фәкыйрьлек чиге 43 мең сум булырга тиеш дип күрсәтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез