Американың бүгенге президенты Джо Байден хушлашу мөрәҗәгате белән чыккан. Ул 15 минутлык чыгышында АКШ белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне бер тапкыр да телгә алмаган, дип яза “РИА Новости”.
Байден үзенең президентлыгы чорында ирешелгән уңышлар арасыннан НАТОны ныгыту һәм Украинага ярдәм итүне, шулай ук Кытай белән көндәшлекне, Газзә секторында утны туктату буенча килешүгә ирешүне искәртеп үткән.
Ул Кушма Штатларның ясалма акыл өлкәсендә алдынгылыкта барырга тиешлеген, ләкин әлегә бу өлкәдә Кытайның беренче урынны биләвен әйткән. Шулай да, Байден фикеренчә, АКШ Кытайны кайбер тармаклар буенча узып киткән (кайсы тармаклар икәнен әйтмәгән).
Дәүләт башлыгы шулай ук, бүген Америкада чиктән тыш бай олигархия формалашып килә, дигән. Байден әйтүенчә, аларның хакимияте һәм йогынтысы Кушма Штатларда демократияне, кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен юкка чыгару белән яный.
Байден шулай ук АКШта үз сүзен курыкмыйча әйтә алырдай массакүләм мәгълүмат чараларының бетүен, шуның аркасында Америка халкының ялган мәгълүматлар ташкыны эчендә күмелеп калуын басым ясап әйткән. Кушма Штатларда яшәүчеләрнең төп мәгълүмат чыганагы булып торган социаль челтәрләр дә фактларны тикшермичә генә дөньяга чыгара, дигән ул. Сәясәтче фикеренчә, мондый хәл хакимияттәгеләрнең аннан үзләренә ничек кирәк – шулай файдалануга китерәчәк.
Моннан тыш Байден Америка Конституциясенә төзәтмәләр кирәк дип саный. Аның тәкъдиме буенча, президент дәүләт башлыгы вазыйфасында булган вакытта кылган җинаятьләре өчен җаваплылыктан качарга тиеш түгел. Ул шулай ук сәясәттә коррупциягә каршы көрәшергә өндәгән.
Америка сәясәтчесе ахырда үз дәвамчысы Дональд Трампка хакимиятне тыныч юл белән тапшыруны тәэмин итүен искәртеп, аңа дәүләт башлыгы вазыйфасында уңышлар теләгән.
Исегезгә төшерәбез: 20 гыйнварда Трампның президент вазыйфасына керешү тантанасы булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез