Байден исәнме?

Сербия Президенты Вучич дүшәмбе көнне Көнбатыш илләренең Россия белән сугышка Мәскәүдәгеләр уйлаганга караганда күпкә тизрәк әзерләнүләре турында рәсми хәбәр таратты. Аның фикеренчә, моңарчы көнбатышлылар башкалар кулы белән сугышты, хәзер турыдан-туры конфликтка әзерләнәләр. Моннан берничә көн элек тә Вучич, озакламый Европада зур сугыш башланачак, дигән фикер әйткән иде. Без аның фикерен уртаклашмыйбыз, рәсми затның белдерүе буларак кына китерәбез.

Дөньякүләм киеренкелек ясалма рәвештә диярлек үстерелә һәм бу бик дәһшәтле нәтиҗәләргә китерә ала. Соңгы көннәрдә Көньяк-Көнчыгыш Азиядән шомлы хәбәрләр килде. Филиппин янында Кытай көчләре белән Америка флоты арасында 12 сәгатьлек радиоэлектрон сугыш булды. АКШ флоты тулысынча элемтәне һәм навигация мөмкинлекләрен югалтты, диделәр. Исегезгә төшерәбез: Совет гаскәрләренең Көнчыгыш Европадан чыгарылуы һәм Берлин стенасының җимерелүе СССРның радиоэлектрон сугышта оттыруы нәтиҗәсе иде. Безгә аның төп сәбәбен әйтмәделәр генә.

Азия тарафыннан тагын бер куркыныч сигнал килде. Оппозицион «Бангладешның милли партиясе» рәисе урынбасары Тарик Рахман АКШны һәм Бөекбританияне илдә барган канкоешка кысылырга чакырды. Американнарның бүген үз хәлләре – хәл, тагын бер илгә гаскәрләр кертергә мөмкинлекләре чикләнгән. Сәяси белдерү Бангладешта вакыйгаларның ни дәрәҗәдә кырыс һәм кискен үсүен дәлилли.

Байденның сайлау алды ярышыннан төшеп калуы уңаеннан Америкада вакыйгалар гаҗәп рәвештә куера. Дүшәмбедә Капитолий өстендә дәүләт флаглары түбән төшерелде. Моны гамәлдәге Президентның үлеменә бәйле дип фаразлаучыларның киң катламы барлыкка килде. Республикачы конгрессвумен Боберт хәтта бу уңайдан, дүшәмбе тәмамланганчы, Байденның исәнлеге турында дәлилләр таләп итәчәген белдерде.

Бу хәбәрләр фонында Байден чиновниклар белән милли куркынычсызлык буенча виртуаль очрашу үткәрде. Шулай ук Уилмингтондагы сайлау штабы хезмәткәрләренә телефоннан шалтыратты. Бу яңалыклар аның үлеме турындагы имеш-мимешләрне куертты гына. «Ни өчен үзе күренми?» дигән сорауны кабыргасы белән куйдылар. Байденның табибы аның исәнлеге һәм сәламәтләнеп килүе турында рәсми белешмә бирергә мәҗбүр булды.

Израиль Премьер-министры Нетаньяху Вашингтонга килде. Хәзер социаль челтәрләрдә «Байден белән очрашырмы?» дигән сорау куялар. Илдәге вазгыять бик болганчык булганда гына шулай «токмачлар куера». Үткән атнада гына, Кытай лидеры Сига инсульт булды, дип фейклар таратылган иде.

Фото: REUTERS/Yves Herman

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре