Байден НАТО саммитында Владимир Путинны, ахмак, дип кимсеткән

АКШ Президенты Джо Байден Россия Президенты Владимир Путинны тагын бер тапкыр мыскыл иткән. Бу хакта “ТАСС” яза.

Ул НАТО саммиты йомгаклары буенча үткәрелгән матбугат конференциясендә альянсның алга таба эшчәнлеге зарурилыгына ышаныч белдергән.

“НАТОның көне бете дип уйлаучыларның барысы да бик нык борчуга калды, һәм Путин Украинага бәреп керде, – дигән Америка лидеры. – Европадагы иң борынгы, иң көчле куркуларның кайберләре янә баш калкытты, чөнки канэчкеч ахмак бәреп керде”.

Исегезгә төшерәбез: Джо Байденның Владимир Путинны тәүге тапкыр гына мыскыллавы түгел инде. Россия лидеры, шуларның берсенә карата үз фикерен белдереп, АКШ Президентының сүзләре Мәскәү өчен аның сайлауда әйбәтрәк кандидат булып торуын раслый гына, диде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре