Россия икътисадыннан да турбулентлык турында хәбәрләр ешрак килә. Хакимият оптимизмны югалтмый, билгеле. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Америка пошлиналары китереп чыгарган халыкара икътисад штормы нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен хөкүмәт барысын да эшләячәген белдерде.
Базарларда төшенкелек сизелә шулай да. Фонд базары тариф һөҗүмнәренә кадәр үк даими түбәнәюдә иде, егылу темплары көчәйде. Urals сортлы нефть бюджетта каралган бәясеннән 25 процентка түбәнгә сатыла башлады. Кара алтын бәясе шул килеш калса, ел ахырына бюджет дефициты тагын 2 триллион сумга үсәчәк. Игътибар итегез: планда 1,1 триллион сумлык дефицит каралган иде, беренче кварталда ул 3,8 триллион сумга җитте. Хөкүмәт ел ахырына хәлне төзәтергә вәгъдә бирә бирүен, ләкин ул вәгъдә биргәндә, кара алтын бәясе түбәнәймәгән иде. Дефицитны каплау өчен, сум курсын түбәнәйтергә һәм бәяләрне күтәрергә кирәк булачак.
Үзен бик күтәренке кәефтә тотучылар да бар. Депозиттагы акча күләме беренче кварталда 1,8 триллион сумга үскән. Банкирлар ел уртасына саклаудагы гомуми акча күләме 59 триллион сумга, декабрьгә 65 триллионга җитәр дип фаразлыйлар. ВТБ банкирлары сөенә: «Акчалар акча эшли», – диләр. Депозитларга мул процентлар түләнә. Төп ставка күләмендәрәк табыш вәгъдә итәләр. Банк хисабындагы акча күләменең ничек үсүен дә шуннан аңлап була: 50 триллион сум ел ахырына, беркем берни дә өстәмәсә дә, 60 триллионнан артып китәчәк. Үзәк банк төп ставканы төшереп, депозит ияләре акчасын сорап килмәсә инде. Банк регуляторы исә ставканы якындагы айларда гына төшерергә вәгъдә итми, киресенчә, күтәрү ихтималлыгы турында кисәтә. Әлегә Россия төбәкләрендә фермерлар сыерларны суеп саталар һәм акчаны депозитка илтәләр дигән хәбәрләр бар. Банк проценты сыерга караганда күбрәк табыш бирә. Газета хәбәрчесе карады: Татарстанда бу атнада сыер итенең бәясе печтек кенә төшкән. Бик нык күтәрелгәннән соң төшкән ләкин.
Халыкның бай катлавы акчасын банкка илткәндә, фәкыйрь катлау бурычка акча эзли. Микрофинанс оешмаларыннан зур процентлы акча алучылар саны 6,4 миллион кешегә арткан. Бу үткән елгыдан 24 процентка күбрәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез