Байлар Сабасында дүртенче мәчет төзелә. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.
Барлык документлар әзерләнеп беткәннән соң, үткән елның август аенда, ООО ПМК «Мелиорация» оешмасының махсус техникасы ярдәмендә, җирне тигезләү белән эшне башлап җибәрде. Төзелгән проектка нигезләнеп, тиешле таләптә фундамент салынды һәм ком түшәлеп, бетон катламы җәелде. 2024 елның октябрь-декабрь айларында, мәчетнең кирпеч диварларын күтәрү эшләре башкарылды. 2025 нче елга чыккач, апрель-май айларында, түбә корылды. Шулай ук агымдагы елның май аенда, заманча пластик материалдан эшләнгән тәрәзәләр куелса, июнь аенда мәчет бинасының дивары тышланылды. Хәзерге вакытта актив рәвештә электр линиясе сузу эшләре бара.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәүөчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгәашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез