Газетага язылу

Байлык түгел, күңел киңлеге: татар хәйриячелеге турында яңа проект тәкъдим иттеләр

Татарстанда «Татар милли меценатлыгы традицияләре: башлангычлар һәм хәзерге заман» проектын тәкъдим иттеләр. Ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең гранты ярдәмендә булдырылган.

– Бу – бик мөһим проект, чөнки ул буыннар бәйләнешенә, традицияләр дәвамчанлыгына юнәлтелгән, – дип белдерде Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин. – Безнең тарихта нинди меценатлар булган, хәзерге вакытта бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла – проект шул турыда.

Проект «Ярдәм» хәйрия фонды тарафыннан тәкъдим ителде. Фәнни җитәкчесе – тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев.

– Совет чорында «хәйриячелек» дигән сүз юк иде, бу турыда сөйләп йөрүчеләр дә булмады. Әмма ярдәм кулы сузган кешеләр бар иде. Бу да безнең тарихыбыз бит. Һәм без, бүгенге көн турында сөйләгәндә, һичшиксез чыганакларны өйрәнергә тиеш. Элек-электән татарлар бердәм булганнар, авылларда өмәләр оештырылган, бәла-каза килсә, һәркем көченнән килгәнчә ярдәм иткән. Барысы да күңел кушуы буенча эшләнгән. Ягъни татар җәмгыятендә үзара ярдәм итешү, бердәмләшеп эшләү традициясенең тарихы бик тирән. Дин буенча да шәфкатьлелек, мохтаҗларга ярдәм итү – исламда мөһим кануннарның берсе, – ди Искәндәр Гыйләҗев.

Тарихчы ХХ гасыр башында мәчет, татар мәктәпләре һәм мәдрәсәләрнең байлар тарафыннан ачылуын да искә төшерде. Татарлар төрле төбәкләргә таралган, әлеге хәрәкәт Казан янындагы территория белән генә чикләнмәгән.

– Әлеге шәхесләр безнең киләчәк тормышыбыз, белем һәм тәрбия, милли үзаң үсеше турында уйлаганнар. Алар – исемнәре һәркемгә таныш Хөсәеновлар, Апанаевлар, Аитовлар, Рәмиевләр, Акчуриннар һәм башкалар. Аларның күңелләре киң, алар булган байлыкларын халыкның үсешенә юнәлдергәннәр, – ди ул.

Инде «меценатлар» дип аталмасалар да, бүген дә ярдәм итүчеләр юк түгел.

– Соңгы елларда Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, төрле хәйриячелек фондлары ачыла. Бигрәк тә яшьләрнең бу эшкә тартылуы сөендерә. Дини белем бирү оешмаларына ярдәм итүчеләр шактый, – ди Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин.

Проект өч өлештән тора. Башта Кукмара, Казан, Оренбург, Ульяновск шәһәрләрендә, Пенза өлкәсенең Әләзән авылында лекторийлар оештырылачак. Һәр урында Милли музей әзерләгән «Хәйрия юллары: татар сәүдәгәрләре һәм аларның мирасы» күргәзмәсе озата барачак. Моннан тыш, лекторийлар, бүгенге хәйриячеләр белән очрашулар һәм интервьюлар нигезендә белем бирү мәйданчыкларында меценатларга багышланган документаль фильм төшереләчәк.

Лиана Габбасова

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре