Белгечләр фаразы буенча, Халыкара хатын-кызлар көненә башкалабызда чәчкәләрнең уртача чегы (бер кеше кибеткә бер баруда калдырган акчаның уртача күләме) узган елдагы белән чагыштырганда 16 процентка артачак.
«Реальное время» хәбәренә караганда, 1–7 март аралыгында илдә әлеге күрсәткеч, алдагы атнадагыга караганда 34 процентка артып, 3424 сум тәшкил итәчәк. 8 мартта исә 3230 сум булыр дип көтелә. Бәйрәм алды атнасына караганда 6 процентка кимрәк, әмма узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 16 процентка зуррак сан бу. Былтыр 1–7 март аралыгында – уртача чек 2989 сум, 8 мартта 2792 сум тәшкил иткән. Ә иң кыйммәте (3443 сум) 5 мартка туры килгән. Әлеге сумма бәйрәм көнендәгегә караганда 23 процентка зуррак булып чыккан.
Халык саны миллионнан арткан шәһәрләр арасында 8 Мартка иң зур уртача чек – Мәскәүдә (4272), ә иң арзаны – Пермьдә (2431), Волгоград (2441) һәм Омскида (2578) булачагы фаразлана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез