Ноябрь бәйрәмнәрендә Казан халкы арасында туристлык юлламаларына сорау узган елның шул чоры белән чагыштырганда 19 процентка арткан. «Островок» кунакханәләр һәм апартаментларны онлайн-броньлау сервисы экспертлары «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде, дип яза хәбәрче Александра Давыдова.
Казанлылар арасында Россия буенча сәяхәт итү өчен Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Сочи һәм Екатеринбург юнәлешләре аеруча популяр. Чит ил юнәлешләре арасында лидерлар - Белоруссия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Төркия.
Барлык юлламаларның якынча 51 проценты - балалардан башка гына сәяхәт итүче парларга, 22 проценты - балалы гаиләләргә, 19 проценты - ялгыз туристларга, ә 8 проценты өч кешедән артып киткән компанияләргә туры килә.
Казанлылар күбесенчә өч йолдызлы кунакханәләрне (26 процент) һәм апартаментларны (22 процент) сайлый. Ә биш йолдызлы кунакханәләргә (4 процент) һәм хостелларга (3 процент) тукталучылар сирәгрәк.
«Туристлар ноябрь бәйрәмнәрендә ял итүне алдан ук планлаштыра башлады. Сәяхәт итәргә теләүчеләрнең артуы ял көннәренең уңайлы конфигурациясе белән аңлатыла – ноябрь башында россиялеләрне өч көн рәттән ял көтә. Бу - Татарстан яки күрше төбәк буенча кыска сәяхәтләр өчен идеаль шартлар», - дип искәртте сервисның идарәче директоры Дарья Кочеткова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез