Газетага язылу

Бәйрәм ялларына һава торышын фаразладылар

Бүген, 30 декабрьдә, Татарстанда урыны белән бераз кар явачак. Һава температурасы төнлә -9..-14 градус, төньяк районнарда аязганда -19 градуска кадәр җитә. Көндез -7..-12 градус салкын була.

Иртәгә, 31 декабрьдә, көнбатыш циклоны тәэсирендә Татарстанда һава торышы начарая: кар ява, урыны белән буран көтелә. Төнлә республикада -9..-14 градус, көндез -3..-8 градус була.

Пәнҗешәмбе, 1 гыйнварда, тыныч кышкы һава торышы урнашачак. Урыны белән кар явуы ихтимал. Яңа ел төнендә -9..-17 градус була, көндез температура фоны -7..-12 градуска кадәр күтәрелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга, 2 гыйнварда, Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрми. Урыны белән бераз кар яву ихтимал. Көндез һава температурасы -9..-14 градус була.

Шимбә, 3 гыйнварда, төньяк-көнбатыш циклонының фронталь бүлекләре узганда, республикада кар, буран һәм көчле җил көтелә. Көндез бераз җылырак, -6..-11 градус булыр дип фаразлана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре