Амбулатор-сырхауханә хезмәте планлы һәм ашыгыч формада эшләячәк. Шул исәптән стоматологик авырулар белән дә мөрәҗәгать итеп булачак. 3,6 һәм 9 гыйнварда тар профильле табиблар, рентгенология кабинетлары, лабораторияләр һәм башка диагностика кабинетларының эше көчәйтеләчәк. Илкүләм профилактик прививкалар календаре кысаларында һәм эпидемик күрсәтмәләр буенча вакцинация ясатырга мөмкин булачак.
Шулай ук ялларда түбәндәге оешмалар эшләячәк:
- пренаталь диагностика кабинетлары;
- сөт тарату пунктлары;
- ОРВИ билгеләре булган пациентларны аерым кабул итүне тәэмин итүче фильтрлар.
Кабул итү сәгатьләре турында тулырак мәгълүматны регистратурада, мәгълүмат такталарында, дәүләт пабликларында, шулай ук медицина оешмаларының мәгълүмат чыганакларында белергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез