Җәмәгать эшлеклесе Дмитрий Бондарь “Абзац” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Аны ң әйтүенчә, Яңа елда күңел ачулар “нәтиҗәсе” вакытында җыештырылмаган очракта җаваплылык барлыкка килә. Мондый “нәтиҗә”, ягъни чүп-чарга, шул исәптән“хлопушка” конфеттилары, мишура, бенгаль утлары һәм башка бәйрәм бизәкләренең калдык-постыклары керә.
“Хлопу шка”лар шартлатканнан соң газоннарда яки асфальтта еш кына конфетти,кәгазь, пластик көпшәләр өелеп кала. Мондый очракларда шул тирәдә яшәүчеләргә РФКОАП 8.2 статьясы (калдыклар белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләрен үтәмәү) нигезендә штраф билгеләнергә мөмкин. Моның өчен гадәти кешене 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр”, – дип сөйләп үткән белгеч.
Шул ук вак ытта ул Яңа ел төненнән соң ишегалларын чисталыкта тоту бурычының кешеләргә генә түгел, бәлки идарәче компанияләргә дә төшүен билгеләп үткән.
Йорт янындагы чүп-чар вакытында җыештырылмаса, коммуналь хезмәтләр дә җаваплылык тотарга мөмкин, дигән сүз. Бондарь сүзләренә караганда, идарәче компанияләр өчен штраф күләме 40-50 мең,вазыйфаи затлар өчен – 4-5 мең тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез