Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бәйрәм көннәрендә коммуналь хезмәтләрнең эшен тикшерде. Тикшерүдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, урыннарда район башлыклары катнашты.
Көн саен чүп-чарны чыгаруда 120 берәмлек техника, шул исәптән 96 чүп ташу машинасы җәлеп ителә. Шул ук вакытта кайбер ишегалларында парковкаланган автомобильләр аркасында техниканың контейнер мәйданчыкларына килүендә кыенлыклар туа.
Идарәче компанияләр мәгълүматлары буенча, мондый очракларда юлны тәэмин итү өчен машина хуҗаларын эзләргә туры килә.
Шәһәр администрациясендә автомобильләрне контейнер мәйданчыклары янында парковкалау тыелган, дип искәрттеләр. Хокук бозган өчен 2 мең сум күләмендә штраф каралган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез