Бәйрәм көннәрендә Казанның муниципаль парковкаларыннан файдалану бушлай булачак

3, 4 һәм 6 ноябрьдә шәһәр парковкасында шәхси транспортны бушлай калдырырга мөмкин булачак.

Казан халкы һәм башкала кунаклары 3, 4 һәм 6 ноябрьдә муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак. Әлеге күренеш Халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә. 

Исегезгә төшерәбез, ял һәм бәйрәм көннәрендә шәһәр парковкаларыннан бушлай файдаланырга була. Эш көннәрендә парковка өчен 8:00–19:00 вакыт аралыгында түләргә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре