Газетага язылу

Бәйрәм көннәрендә рәсмиләштерелгән «больничный» өчен ничек түләнүен аңлаттылар

Бәйрәм көннәре эшкә яраксызлык кәгазенә кертелә һәм гадәти эш көннәре белән беррәттән түләнә. Бу хакта персонал һәм оештыру үсеше буенча директор Юлия Санина сөйләде, дип яза «Татар-информ».

Россия кануннарында мондый чорлар өчен искәрмәләр каралмаган: әгәр авыру бәйрәмнәргә туры килгән икән, алар больничныйны рәсмиләштергәндә исәпкә алына.

Эксперт сүзләренчә, мондый очракларда пособие исәпләүнең бернинди махсус кагыйдәләре дә юк. «Больничныйда күрсәтелгән һәр көн өчен хезмәткәр түләү ала», – дип билгеләде ул RT белән әңгәмәдә.

Шул ук вакытта бәйрәм яки ял көннәре булу больничныйның озынлыгына йогынты ясамый.

«Хезмәткә сәләтсезлек кәгазе календарь көннәр буенча рәсмиләштерелә, хезмәткә сәләтсезлек озынлыгы анда күрсәтелгән мәгълүматлар белән билгеләнә һәм бу чорда бәйрәм көннәре булу аның үзгәрүенә йогынты ясамый», – дип йомгаклады белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре