«Рубин» узган ел да сезонны быелгы кебек үк чит шәһәрдә яуланган җиңү белән башлаган иде. Ә 27 июльдә үз кырында узган икенче очрашуда 0:4 исәбе белән «Зенит»ка оттырды. Төгәл бер ел узгач, командалар янә «Ак барс Арена»да очрашты. Бу юлы да көндәшләр беренче таймда ике туп кертте, шул исәптән берсен пенальти ярдәмендә. Икенче таймда исә өстенлек «Рубин»га күчте һәм Санкт-Петербург командасына бер очко белән канәгатьләнергә туры килде.
Узган сезонда «Зенит» белән «Рубин» барлыгы дүрт мәртәбә очрашты: ике тапкыр премьер-лигада уйнасалар, тагын ике матч Россия Кубогында булды. Гомуми исәп Санкт-Петербург командасы файдасына 11:0. Чемпионаттагы ике очрашуда да көндәшләр 4:0 исәбе белән җиңү яулады. Быелгы тәүге матч та шул рухта башланды. Башта кунаклар, мәгънәсез пенальти ярдәмендә туп кертеп, алга чыктылар. Ә 36 нчы минутта исәп 0:2 булды. Дөресен әйткәндә, Казан командасы һөҗүмдә берни майтара алмады. Безнең футболчыларга туп сирәк эләкте. «Ак барс Арена»га җыелган 23 меңнән артык тамашачының да тәнәфескә чыкканда өмете күп калмаган иде. «Исәп 0:2 булгач, узган елгы очрашу кабатлана, ахрысы, дип уйлап куйдым, – диде матчтан соң «Рубин»ның баш тренеры Рәшит Рәхимов. – Әмма стадионга шул кадәр күп халык килгән. Алар бит көтә. Бу хакта футболчыларга да әйттем. Битараф булырга ярамый. Җиңелергә мөмкин, әмма битараф булырга ярамый».
Әмма Рәхимовның үзе генә белгән тылсымлы һәм гаять үтемле сүзләре бар, күрәсең. Узган сезонда безнекеләр премьер-лиганың иң үҗәт командасы булып танылган иде. Казан командасы оттырып барган очрашуларда барлыгы 18 очко җыйды. Икенче тайм башында әнә шул өстенлектән файдаланырга вакыт җитте. «Рубин» баштан ук кунаклар капкасын камап алды. Ике минут дигәндә нәтиҗәгә дә ирештеләр. Велдин Ходжа икенче очрашу рәттән нәтиҗәгә иреште.
Тамашачының күңелендә янә өмет уянды. Алар команданы бертуктаусыз алга куды. Сүз уңаеннан, трибуналарда гаиләләре белән килгән халыкның күп булуы күренде. Стадионга кергәндә күп кешенең бирегә тәүге мәртәбә аяк басканы да сизелде. Андый тамашачыга исә футболдан бигрәк, бәйрәм кирәк. Команда җиңсә, тагын киләчәкләр стадионга. Оттырса, «Рубин» уенчыларының исемен дә истә калдырмаячаклар.
Икенче тайм уртасында өстенлек янә кунаклар аягына күчте. Тик менә дигән берничә мөмкинлекне кулдан ычкындырды алар. Тагын берне кертсәләр, очрашуның язмышы тәгаен хәл ителәчәк иде. Безнекеләрнең исә арыганлыгы күренде. Командага уенчылар җитмәү турында баш тренер әледән-әле кабатлап тора. Теләсә кайсы футболчыны сатып алу мөмкинлеге булган «Зенит» белән чагыштырганда бигрәк тә сизелә ул аерма.
«Зенит» һәм сатып алу димәктән, «Рубин»ның иң яхшы уенчысы саналган Мирлинд Даку бу матчка көндәш команда киемендә чыгарга мөмкин иде. Билгеле булганча, җәен аны Санкт-Петербурга чакырдылар, әмма билгесез сәбәпләр аркасында килешү имзаланмый калды һәм ул кабат Казанга кайтты. Нәкъ менә албан һөҗүмчесе очрашуның 90 нчы минутында туп кертеп, «Рубин»ны очколы итте, ә кунакларны җиңүсез калдырды. Зур мәгънә салынган гол булды ул. Очрашу ничьяга тәмамланса да, күпләр моны җиңү дип кабул итте. Бәйрәм өчен күп кирәкми. Уенчыга да, тамашачыга да.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез