Бәйрәмгә тиң: Бердәм тавыш бирү көнендә кызыклы чаралар һәм бүләкләр көтә

14 сәгатьлек телемарафон, «Дискотека Авария» төркеме җырлары һәм сәгать саен бер бүләк. 14 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда нинди мәдәни һәм социаль чаралар узачак?

– Елның иң зур сәяси вакыйгасы узачак көндә барыгызны да сайлау участокларында көтеп калабыз, – диде Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. – Без сайлаучыларга киңкырлы мәдәни һәм социаль чаралар әзерләдек. Аерым алганда, гадәттәгечә, сайлау участокларында ярминкәләр эшләячәк. Биредә арзан бәядән азык-төлек сатып алырга мөмкин булачак.

Ә тавыш биргәннән соң, башкалада яшәүчеләрне һәм республика халкын «Казан» гаилә үзәге янында узачак «Бөтен гаилә белән сайлауга!» фестивалендә көтеп калалар.

– Бәйрәм мәйданы 14.00 сәгатьтән эшли башлаячак. Керү – сайлау участокларында бирелә торган «Всей семьей на выборы» браслетлары буенча. Сүз уңаеннан, аның белән көн дәвамында җәмәгать транспортында йөрү дә бушлай булачак. Фестиваль кысасында мастер-класслар, балаларга – ачык һавадагы театр оештырылачак, бик күп тәм-том сатылачак. Казан юктан гына гастрофестивальләр белән дан тотмый бит! Сәхнәдә исә Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев кебек Татарстанның әйдәп баручы башкаручылары чыгыш ясаячак. Салават Фәтхетдинов «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкарачак. Концертның хедлайнерлары – Россия эстрадасы йолдызлары Алсу, Клава Кока һәм «Дискотеа Авария» төркеме, – дип сөйләде Азат Абзалов.

«Казан» гаилә үзәгенә кадәр барып җитә алмаучылар концертны «ТНВ – Татарстан» һәм «ТНВ – Планета» телеканаллары аша да карый алачак. Бердәм тавыш бирү көнендә биредә 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны узачак. Ул иртәнге сәгать 8 дән кичке 10 га кадәр дәвам итәчәк. Марафон барышында тамашачыларга Татарстанның казанышлары һәм җиңүләре, иҗади кешеләр, иң яхшы гаиләләр һәм алдынгы проектлар турында сөйләячәкләр. Көн дәвамында ТНВ студиясенә 150 гә якын кунак киләчәк дип көтелә. «Яңалыклар» студиясе хәбәрчеләре сайлау участокларыннан репортажлар, Татарстан Рәисен сайлауда катнашучылар турында мәгълүмат, тавыш бирүгә бәйле башлангыч нәтиҗәләрне үз эченә алган махсус чыгарылышлар да әзерләячәк.

Моннан тыш, туры эфирда 11 «iPhone 16» смартфоны һәм ике «Sollers ST8» автомобиле дә уйнатылачак. Җиңүчеләр #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотобәйгесендә* җиңүчеләр арасында сайланып алачак. Анда Татарстанда яшәүче (теркәлгән булуы да шарт) һәр гаилә катнаша ала. Моның өчен сайлау участогына барып тавыш бирергә һәм «Всей семьей на выборы» браслетын алырга кирәк. Шуннан соң участок янында гаилә белән фотога төшәсе һәм аны иртәнге сәгать 7 дән алып кичке 8 гә кадәр социаль челтәргә («ВКонтакте») урнаштырасы. #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хэштеглары (икесе дә) булырга тиеш. Фотобәйгедә катнашу өчен «ВКонтакте»дагы төркемнең ачык булуы да шарт. «Фотоны социаль челтәрдә никадәр иртәрәк урнаштырсагыз, бүләк оту мөмкинлеге дә шул кадәр зуррак», – ди оештыручылар.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.

*Фотобәйге лотерея һәм реклама түгел, анда катнашу түләүсез һәм ирекле нигездә башкарыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре