Белгеч, беренче чиратта, ике факторлы аутентификация (двухфакторная аутентификация) кушарга киңәш итә. Әгәр җинаятьче сезнең парольне белеп ала икән, смартфонга килә торган бер тапкыр кулланыла торган кодны белмичә керә алмаячак.
Аны теләсә нинди социаль челтәрдә куеп була. Моның өчен иминлек көйләнешләренә керергә һәм «двухфакторная аутентификация» пунктын табарга кирәк. Эксперт кодларны офлайн генерацияли торган махсус кушымта кулланырга киңәш итә, болай эшләгәндә, максималь иминлеккә ирешә аласыз.
Икенчедән, парольләр гигиенасы. Һәр сервис өчен уникаль катлаулы парольләр ясарга кирәк. Аларны истә калдырмыйча, заманча браузерларның күбесендә була торган парольләр менеджерын яки аерым кушымта буларак кулланырга була.
Шулай ук бәйрәмнәр алдыннан иминлек аудиты уздырырга кирәк: социаль челтәрләрдәге логиннарны тикшерегез, көйләнешләргә кереп, актив сеансларны карагыз, таныш булмаганнарын бетерегез.
Бүләкләр яки аккаунт белән бәйле проблемалар турындагы шикле хәбәрләргә игътибарлы булырга кирәк – алардагы сылтамаларга кермәгез.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез