Тәтеш районының Байраш китапханәсендә Әниләр көне узган. Бергәләшеп җырлар җырлап күңел ачкан алар. Алар арасында өч улы СВОда булган Гөлфирә Нотфуллина да, 90 яшьлек Солтания әби Хисмәтова да бар.
– Иң талмас беләк – синең беләгең, иң изге теләк – синең теләгең. Бу матур сүзләрнең барысы да әниләр турында. Без дә аларны сөендерергә булдык. Чараны уздырыр алдыннан авылдагы эшмәкәр Лилия Зәйнуллинадан: «Булыша алмыйсыңмы?» – дип сорадым. Берсүзсез, ярдәм итәрмен, диде. Рәхмәт аңа. Шулай итеп бүләкләр алып, матур итеп табын корып, әниләрне кичәгә чакырдык. Авыл җирлеге башлыгы да җылы теләкләрен әйтте. Апалар, әбиләр шигырьләр укыды, мөнәҗәтләр әйтте, дога кылды. Үзләре дә күчтәнәчләр өләште. Тагын да ешрак очрашырга кирәк, дип таралаштылар, –ди китапханәче Тәнзилә Йосыпова.
Чыннан да, истә калырлык булган бу бәйрәм. Тәнзилә Йосыпова чара алдыннан авылдашлары арасында бәйге үткәргән. Байрашлылар әниләре турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашкан. Барлыгы 40 ка якын кеше катнашкан. Башкалар да күрсен дип, хезмәтләрен социаль челтәрләргә урнаштырганнар. Берсе дә бүләксез калмаган. Хатын-кызларга – алъяпкыч, ир-атларга машина тәрәзәсе юарга чүпрәкләр бүләк иткәннәр. Иң мөһиме – авылда әниләрне кадерли беләләр, алар турындагы матур җырларны да онытмыйлар.
Бурычлы сиңа мин, әнкәем алтыным,
Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын.
Ай белән кояшны бирим, дип уйладым,
Үрелеп алырга җитмәде буйларым.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез